Лениногорскида Галләмовлар гаиләсендә игезәкләр туды

2021 елның 19 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә чираттагы игезәк балалар тууы теркәлде.

Суфия һәм Алисә -  Илшат Әкъдәс улы һәм Елена Александр кызы Галләмовлар гаиләсендә беренче балалар.
       Лениногорск шәһәре ЗАГС  бүлеге белгечләре бәхетле әтине игезәкләр туу белән котлап сабыйларның беренче документларын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасын тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International