Мәдәният сараенда район җитәкчеләре, төрле оешма, дәүләт структурасы җитәкчеләре, депутатлар һәм белгечләр катнашында «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үтте.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырылган. Мастер-классны үткәрүгә Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре алынган.
«Без республиканың 34 районында булдырга өлгердек инде. Райондагы җитәкчеләрне татарча текстны дөрес итеп төзергә, чыгыш ясау осталыгына өйрәтәбез. Әлеге проект Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм ил буенча уникаль проект булып тора, - дип билгеләп үтте Илсөяр Шиһапова.
Проектның беренче өлешендә ораторлык сәнгате, сөйләм культурасы, аралашу стильләре буенча кыска лекцияләр булды, алар музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Аннары берничә төркемгә бүленеп мастер-класслар белән дәвам итте.
Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова мәдәният институты белгечләренә район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды һәм әлеге чара өчен рәхмәтен белдерде.
«Без татар телендә дөрес итеп сөйләү, чыгышлар ясау осталыгына өйрәндек. Аралашу буенча белемнәрне ныгыттык. Ә иң әһәмиятлесе: бүген алган мәгълүматны, алымнарны эштә куллану, - дип билгеләп үтте ул.