11 ноябрь көнне Туган тел елына багышланган чара кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Климашова Зилә социаль хезмәт күрсәтүче өлкәннәр һәм балигъ булмаганнар өчен түгәрәк өстәл уздырды.
Әлеге чараның максаты-балаларны һәм ата-аналарны Туган тел елында узган чаралар белән таныштыру; балаларның рухи дөньясын баету өчен шартлар тудыру; туган телгә, гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә, шулай ук башка халыкларның гореф-гадәтләренә сак караш тәрбияләү.
Түгәрәк өстәл барышында балалар һәм аларның әти-әниләре туган телне белүнең мөһимлеге һәм җитдилеге турында белделәр, шулай ук туган телне сакламаган очракта, кешенең үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен югалтуларын билгеләп үттеләр.