Лениногорскида балаларга хокукый ярдәм көне узачак

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) нигезендә республика территориясендә 2013 елдан башлап ел саен ноябрь аенда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Лениногорск муниципаль районында Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 19 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 22 нче йорт, 2 нче кат (мәгариф идарәсе җитәкчесе Кабинеты) адресы буенча узачак.

Мәгариф идарәсе, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре, эчке эшләр министрлыгы Лениногорск бүлеге, суд приставлары хезмәте, җәзаларны үтәү хезмәте, адвокат һәм нотариус вәкилләре катнашуы планлаштырылган.

Язылу өчен телефон: 8(85595) 5-04-13.

Шәхси саклану чаралары булырга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International