Торак пунктларны "Интернет" челтәренә тоташтыру өчен тавыш бирү

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә мобиль элемтә хезмәтләре күрсәтү сыйфатын яхшырту буенча планлы эш алып барыла, ел саен республика территориясендә шәһәр һәм авыл халкы арасында цифрлы тигезсезлекне бетерүгә юнәлдерелгән төрле проектлар гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елдан Россиянең аз санлы торак пунктларын югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру башлана, моның өчен 2021 елның 11 октябрендә Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында 2022 елда югары тизлекле интернетка тоташтырылачак торак пунктлар өчен тавыш бирү башланды. Әлеге программа кысаларында 100 дән 500 кеше яшәгән торак пунктларда 3G һәм 4G стандартларының мобиль челтәрен радиопокрытлауның юклыгы яки канәгатьләнмәслек сыйфаты күзәтелүче торак пунктларда 4G стандартының база станцияләре урнаштырылачак. Тавыш бирү өчен түбәндәге адрес буенча урнаштырылган махсус бүлек эшләнде https://www.gosuslugi.ru/inet.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International