Бүген тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Геннадий Иванович Обухов һәм Фәймә Сәмигулла кызы Абдуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Геннадий Иванович 1931 елның 10 ноябрендә Казанда Тимерьюлчылар гаиләсендә туа. 1944 елда "Локомотив"газетасының типографиясенә басмачы булып эшли башлый. Сугыштан соң мәктәпкә кайта, 7 сыйныфны, аннары эшче яшьләр мәктәбен һәм һөнәри техник училищены тәмамлый.
1968 елдан юбилярның бөтен гомере Лениногорск белән бәйле. Геннадий Иванович башта җиңел атлетика буенча беренче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә завуч, өлкән тренер булып эшли. 1973 елда аны Лениногорск спорт комитеты рәисе итеп билгелиләр.
1981 елдан Геннадий Иванович көрәш буенча профсоюзларның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы, шәһәр мәктәпләрендә физкультура укытучысы булып эшли. 2000 елда ул лаеклы ялга китә, әмма әле күп еллар шәһәр ветераннар советы әгъзасы буларак зур иҗтимагый эш алып бара.
Юбилярны район Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Андрей Федорук котлады. Сергей Вячеславович ветеранны җылы котлады, аңа сәламәтлек, озын гомер теләде, ул үзе дә кайчандыр аның укучысы булган.
Фәймә Сәмигулла кызы Ютазы районының Урыссу авылында туа. Сугыш елларында авыл советында техник хезмәткәр булып, аннан пилорамда эшли. 1951 елда кияүгә чыга. 1964 елда Лениногорскка килеп, Бөгелмә водоканалы-насос станциясе операторы булып эшкә урнаша һәм аннан пенсиягә чыга.
Бу көннәрдә аның икеләтә бәйрәме: алар ире белән бергә гомер итүләренең 70 еллыгын билгеләп үтәләр. Фәймә Сәмигулла кызының ике баласы, ике оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветераннарга хезмәт батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе теләде. Ул шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.