Бүгенге көндә 60 яшьтән олырак булган кешеләргә ковидка каршы вакцинация ясатырга кирәк.
Өлкәннәрне вакцинацияләүнең үзенчәлекләре нинди?
Өлкәннәрне вакцинацияләүнең принципиаль үзенчәлекләре юк. Башка яшьләрдәге кешеләрдәге кебек үк, хроник патологиянең кискенләшүе булмаганда прививка ясатырга кирәк. Вакцинация алдыннан дәвалаучы табибка килергә кирәк.
Бу процедура турында нәрсә белергә кирәк?
Вакцинация алдыннан медицина персоналы вакцинага каршы күрсәтмәләрнең булмавын ачыклаячак. Вакцинация кискен авырулар (ОРВИ, көчле эчәк инфекцияләре һ.б.), элек билгеләп үтелгән авыр аллергия реакцияләре, авыр поствакциналь кыенлыклар булганда кичектерелергә мөмкин. Кагыйдә буларак, барлык симптомнар мөстәкыйль рәвештә 1-3 көн дәвамында уза.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.