Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Логос» үзәге белгечләре чаралар сериясен үткәргәннәр. Педагог-психолог Диләрә Мортазина 14-16 яшьлек яшьләр белән «Халык бердәмлеге»темасына онлайн-дәрес үткәрде. Бу чара яшьләр арасында бердәмлек рухын үстерүгә, туган телне, мәдәниятне һәм халыкларның гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итте. Балалар сорауларга җавап бирделә, шулай ук балалар белән әңгәмә үткәрелде.
Соңрак белгечләр Ирина Седова һәм Диләрә Мортазина, шулай ук «Логос» үзәге волонтерлары шәһәребез мәйданында акция - буклетлар тараттылар. Яшьләр, бәйрәмгә карата уңай карашларын белдереп, хештеглар һәм плакатлар белән фотога төштеләр.
6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә белгечләр һәм волонтерлар акция - буклетлар таратуны оештырдылар. Балалар хэштеглар һәм плакатлар белән фотога төштеләр, социаль челтәрләрдә котлаулар бастырдылар. Бу бәйрәм республика халкы өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Чөнки Конституцияне кабул итү Татарстан үсешенең мөһим этабы, яңа тарихи юл башы булды. Әлеге документның нигезенә Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту салынган иде.