Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2021 елның 17 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге Лениногорск шәһәрендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында, эшмәкәрләрне бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү өчен (885595)5-36-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.