3 ноябрьдә "Исток-башлангыч" үзәге белгече Анна Закирова "Без бергә" акциясен үткәрде. Аның максаты - һәр кешегә коронавирус инфекциясен профилактикалау чараларын төгәл үтәргә кирәклеген искә төшерү иде.
Акция барышында Анна Закирова урамнан үтеп баручыларга шәхси саклану чараларын таратты, коронавирус инфекциясен профилактикалау турында исләренә төшерде һәм вакцинация үтү кирәклеген искәртте.