Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

2021 елның 6 ноябре, шимбә

Хөрмәтле лениногорскилылар!

Бүген без республиканың иң төп бәйрәмнәренең берсе- Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез.

Моннан егерме тугыз ел элек Татарстан Республикасының төп Законы – яңа Конституция кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын яклауга хезмәт итте.

Татарстан Республикасы Конституциясе, барыннан да элек, хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен яклауга, аларга лаеклы тормыш тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар төзелеше югары темплар белән бара, республика, шәһәр һәм районкүләм программалар тормышка ашырыла. Татарстанда  милләтара һәм диниара татулык саклана, халыкларының тарихи гореф-гадәтләре һәм рухи кыйммәтләре ныгый, республика халкының хокукларын һәм ирекләрен яклау һәм тормышка ашыру өчен күп эшләр башкарыла. Киләчәктә дә күпмилләтле Татарстаныбыз үсеше өчен нәтиҗәле эшчәнлек алып барырбыз, дип ышанам.

Барыгызны да бәйрәм белән!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International