Президентның Мәдәни инициативалар фонды мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә проектлар конкурсына гаризалар кабул итә башлады.
Гаризалар http://фондкультурныхинициатив.рф/ сайтында 1 ноябрьдән 2022 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Конкурста коммерцияле булмаган оешмалар, муниципаль мәдәният учреждениеләре (шул исәптән китапханәләр, музейлар, театрлар, мәдәният йортлары, түгәрәкләр һ.б.), коммерция оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
Проектны тормышка ашыру вакыты - 2022 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча һәм 2023 елның 30 июненнән дә соңга калмыйча.