Хөрмәтле район һәм шәһәр халкы!

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 10 һәм 11 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көне үткәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча (ТР, Лениногорск ш., Менделеев ур., 37 йорт (санэпидстанция бинасы хастаханә шәһәрчеге) кулланучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәреләчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге белгеченнән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түләүсез консультация ала аласыз.

Чараны үткәрү вакыты: 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.

Алдан язылу өчен телефон: (85555) 5-36-64.

Шулай ук, 2021 елның 08 ноябреннән 12 ноябренә кадәр 09-00 дән 16-30 кә кадәр 5-36-64 номеры буенча кулланучылар өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда аларның хокукларын яклау мәсьәләсе буенча шалтыратулар һәм консультацияләр кабул итү буенча «кайнар линия» оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International