2 ноябрь көнне «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Өй үсемлекләренең психоэмоциональ торышка йогынтысы» дигән темага дәрес уздырылган. Шөгыльнең максаты: тереклеккә карата тактик һәм психологик хисне үстерү, үсемлекләр белән эшләргә өйрәтү, эмоциональ халәтне нормальләштерү.
Өйдә социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә үсемлекләрне тукландыру, су сибү белән шөгыльләнделәр, аларның файдалы үзлекләрен өйрәнделәр.
Дәрес нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнарның эмоциональ кәефе яхшырды, тормыш тонусы артты. Шулай ук барлык катнашучылар да мәгълүмати буклетлар алдылар.