«2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау» комплекслы программасы нигезендә, 1 ноябрьдә Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппараты Баш киңәшчесе Руслан Рөстәм улы Зәйнуллин катнашында «Экстремизмга һәм терроризмга каршы тору буенча профилактик эш төрләре» темасына лекцияләр узды.