Лениногорск эшкуарлары өчен «Франшиза аша бизнесны масштаблаштыру» белем бирү онлайн-программасы

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү"  милли проектын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республика территориясендә бер елдан да ким эшләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Франшиза аша бизнесны масштаблау» (алга таба-белем бирү онлайн – программасы) бушлай белем бирү онлайн-программасын башлап җибәрергә планлаштыра.

Белем бирү онлайн-программасы 2021 елның 6 ноябреннән 4 декабренә кадәр узачак, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар үзләре сайлаган базар сегментына анализ ясаячаклар һәм аның үсеш перспективаларын билгеләячәкләр, франчайзинг челтәрен булдыру темаларын өйрәнәчәкләр, юридик аспектларны караячаклар, франчбукны эшләргә өйрәнәчәкләр, клиентларны җәлеп итүнең һәм бизнесны масштаблаштыруның яңа инструментларын үзләштерәчәкләр. Белем бирү онлайн-программасының барлык темалары исемлеге һәм  теркәлү сылтама буенча: https://fran21rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International