Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган кешеләр анкетаны стационар исәпкә алу участокларында тутыра алалар.
Лениногорскида һәм Лениногорск районында түбәндәге адреслар буенча 7 стационар пункт эшли:
Лениногорск шәһәре, Тукай ур., 4, 8 нче йорт – статистика бүлеге бинасы
Лениногорск шәһәре, Тукай ур., 7 - күпфункцияле үзәк
Сарабиккол авылы, Киров ур., 4а йорт, 1 кат, 3нче бүлмә
Зеленая Роща авылы, Төзелеш ур., 1, 1 кат,
Шөгер авылы, Ленин ур., 35 йорт, 1 кат, 5нче бүлмә
Тимәш авылы, Утыз Имәни ур., 71Д, 1 кат, 2нче бүлмә
Түбән Чыршылы авылы, Үзәк ур., 105 йорт, 1 кат, 2нче бүлмә
Халык санын алу барышында сездән документлар сорамыйлар. Барлык мәгълүматлар сез әйткән мәгълүмат нигезендә язып алына.