18-29 октябрьдә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең икенче этабы узды. "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе педагог-психологлары Ирина Седова һәм Диләрә Мортазина наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар сериясен үткәрделәр.
Лениногорск политехник көллияте базасында Яшьләр белән "Наркотикларсыз дөнья!" чарасы узды. Дәрестә педагог-психолог Диләрә Мортазина белән наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре белән бәйле төрле ситуацияләрне карадылар. Соңыннан акциягә ярдәм йөзеннән, яшьләр бергә фотога төштеләр.
Аннары Лениногорск нефть техникумы базасында педагог-психолог Ирина Седова яшьләр каршында әлеге темага чыгыш ясады.
Психолог балаларга наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән буклетлар таратты, балаларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Соңрак шәһәр урамнары һәм мәйданнарында «Логос» үзәге волонтерлары шәһәр халкына наркотик матдәләр куллануның аяныч нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.