31 октябрьдә «Юбилейный» балалар бакчасында көзге смена ачылды. Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Хәсәнов Марс Магир улы катнашында әлеге балалар сәламәтләндерү лагерена тикшерү үткәрелде.
Тикшерүнең максаты-балаларның ялын, туклануны оештыру, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәү, медицина хезмәте күрсәтү, янгын куркынычсызлыгы һәм лагерь территориясен саклауның торышын тикшерү.
Бүгенге көндә лагерьда 35 кеше ял итә.