Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 30 октябре, шимбә

31 октябрьдә иртән һәм киич томан көтелә. Томан вакытында юлларда тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

Менә берничә киңәш:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан булуын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Машинада томанда хәрәкәт иткәндә артык узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән килеп чыга.  Томанның ераклыкны дөрес күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим -  дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка яхшы.

Кискен тормозгабасудан сак булырга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметегез.

 Игътибарлы һәм сак булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International