Өлкән яшьтәге Лениногорск халкы парклар буйлап йөри

2021 елның 29 октябре, җомга

28 октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Парк ретриты» технологиясе кысаларында дәрес үткәрде. Исегезгә төшерәбез, технология парклар белән кызыксынуны үстерүгә, уңай хисләр һәм кәеф булдыруга юнәлтелгән.

Өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнар шәһәр парклары һәм скверлары буйлап йөрделәр, көзге табигатьнең матурлыгын күрделәр. Чарада катнашучылар сәяхәттән канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, уңай энергия тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International