80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум акча

2021 елның 29 октябре, җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр түләячәк.

Түләүләр Россия Федерациясе территориясендә, Латвия Республикасында, Литва Республикасында һәм Эстония Республикасында, Абхазия Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы территорияләрендә даими яшәүче Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан «Ленинградны саклаган өчен» медале яисә «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән Россия Федерациясе гражданнарына 50 мең сум күләмендә түләнә.

Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 6 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International