Пенсия фонды эшләми торган көннәрдә эш режимын үзгәртми

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Эшләми торган көннәрдә Татарстан Пенсия фонды элеккеге режимда эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләми торган көннәр дип игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча эшләячәк. Шул ук вакытта Пенсия фондының барлык хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында шәхси кабинет аша алырга мөмкин.

Әгәр дә Татарстанда яшәүчеләрнең Пенсия фонды бүлекчәсенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү ихтыяҗы туса, бүлекчәләргә шәхси кабинет яки контакт-үзәк телефон номеры: 8-800-6-000-000 аша алдан язылырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International