Бүген, 13 Лениногорск егете Россия армиясе сафларына китте. Озату иртә таңнан хәрби хезмәткә чакыру пунктыннан узды.
Медицина комиссиясен узган Лениногорск хәрби хезмәткә чакырылучылар төрле гаскәрләргә бүленә. Алар берничә: коры җир гаскәрләре, Һава-космик көчләр, Хәрби-Диңгез Флоты, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, Һава десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Булачак солдатларның төгәл бүленеше соңрак билгеле булачак.
2021 елның 31 декабренә кадәр Лениногорск районы буенча барлыгы 70тән артык егет армия сафларына озатылачак.