«Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәне Әхмәтшина Тайбә Хаҗиәхмәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Юбилей көнендә Шөгер авыл җирлеге башлыгы, Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм «Көмеш яшь»волонтерлары сугыш ветеранын котладылар. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның бүләген тапшырдылар.
Тайбә Хаҗиәхмәт кызының бөтен гомере авыр хезмәттә, авырлыкларда һәм мәшәкатьләрдә уза. Иртә тол калган, бер ул тәрбияләп үстергән. Ул бүген тормыш сөенә, дөньяга оптимизм, якты һәм игелекле караш саклый. Аның олы яшьтә булуы да аңа газета укырга, кроссвордлар чишәргә, ил тормышы белән кызыксынырга комачауламый. Улы гаиләсе белән, ике оныгы, өч оныкчыгы аның янына гел килеп, ярдәм итеп торалар.
Юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм гаилә иминлеге телибез.