3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

27 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы З.М. Рахманова белән очрашу үткәрде.

3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр,  алар турында шигырьләр сөйләделәр. 

Китапханәче «Яшь җәяүле әлифбасы»дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Зөлфия Мөдәрис кызы автомобиль креслосы кирәклеге, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында сөйләде, яшь катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында буклетлар һәм яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International