Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов яңа Боз спорт сарае төзелеше буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Корноухов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов, «Татнефть» ГАҖнең проект эшләре үтәлешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Данил Лапаскин, «Фортэкс» ҖЧҖ һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә инженерлык коммуникацияләрен өстәү, проектка үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәтләргә кыска вакыт эчендә үзгәрешләр кертергә, транспорт чишелеше һәм территорияне алга таба төзекләндерү мәсьәләләрен карарга кушты.
Проект һәм төзелеш эшләре «Фортэкс»ҖЧҖ көче белән алып барыла. Төзелеш эшләрен тәмамлау вакыты - 2022 елның июле.