21 нче октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Зилә Мөдәрисова «Светофор рингы» дигән викторина үткәрде. Чара дистанцион режимда узды.
Дәрестә социаль хезмәт алучы тугыз балигъ булмаган бала катнашты. Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган табышмаклар чиштеләр, тематик конкурсларда катнаштылар. Алар юл хәрәкәтендә катнашу җиңел түгеллегенә тагын бер кат инандылар – бу игътибар, тиз реакция һәм юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүне таләп итә.