18 октябрьдән Лениногорск районында Бөтенроссия халык санын алу бара.
Лениногорскида Тукай урамы, 7(КФҮ) һәм Тукай урамы, 4 (статистика бүлеге) адресы буенча урнашкан ике стационар участокка килүчеләрне кабул итә. Моннан тыш, шәһәрдә 149 исәпкә алучы эшли, алар барысы да Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегендә өйрәнелгән һәм ышанычлылыкка тикшерү узган.
Исәпкә алучыларны фирма атрибуты буенча тануы җиңел. Һәркемнең исәпкә алучы таныклыгы һәм паспорты, зәңгәр шарф, халык санын алу символикасы төшерелгән зәңгәр жилеты һәм планшеты булырга тиеш.
Барлык язмалар да гражданнар сүзләреннән, паспорт һәм башка документлар күрсәтмичә алып барыла.
Хөрмәтле лениногорскилылар, сездән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздырганда исәпкә алучыларга актив ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз.