Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе тарафыннан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» ДБУ белән берлектә КФҮ базасында 21 салым органнары хезмәте күрсәтү турында килешү төзелүе турында хәбәр итәбез.
Россия Федерациясе Федераль салым хезмәте салым инспекцияләре белән салым түләүчеләрнең контактсыз аралашу ысулын үстерә, хәзерге вакытта Федераль салым хезмәте сайтында 60тан артык сервис эшли, Интернет - сервислар, өйдән чыкмыйча, 24/7 режимында дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирә. Онлайн-сервислар тормыш ситуацияләренә юнәлгән һәм салым түләүчеләрнең ихтыяҗларына туры китереп үсә.
Шуның белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 217 номерлы районара инспекциясе 2021 елның декабреннән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 номерлы районара инспекциясенең Лениногорск районы территориаль - аерымланган эш урыны ябылу турында хәбәр итә.
Салым түләүчеләр хезмәтләрен алу мәсьәләләре буенча Лениногорск районы «Күпфункцияле үзәге» ДБУ филиалына Тукай урамы, 7 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар.