Бүген Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кузбасс Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Телегин килде. Визит барышында делегацияне Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова озатып йөрде.
Делегация Лениногорск нефть техникумында булды, уку йортының лабораторияләрен, укыту җиһазлары, процессы белән танышты.
Шулай ук алар Лениногорск ГХАТ бүлегендә булдылар. Бинаның беренче катында бүлек белгечләре бүлмәләре, икенче катта тантаналар залы, банкет залы, кияү һәм кәләш өчен бүлмәләр, хезмәткәрләр өчен кабинетлар һәм хезмәт бүлмәләре урнашкан.
Чираттагы объект нефть музее иде. Анда делегациягә нефть чыгару этаплары турында сөйләделәр.Нефть музееның конференцияләр залында 2022 елда Новокузнецк шәһәрендә узачак Сабантуйга әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда бәйрәм зоналарын планлаштыру, кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июнендә Кемерово шәһәрендә беренче Шахтерлар Сабантуе узды. Шахтерларны олылау буенча үзенчәлекле милли бәйрәм Кемерово өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Кузбассның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Бәйрәмдә район Башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге Лениногорск делегациясе дә катнашты.