Лениногорск районы волонтерлары «Шәфкать» акциясендә катнаштылар

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

19 нчы октябрь көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Шәфкать» акциясе оештырдылар. Волонтерлар белән бергә Лилия Зарифуллина һәм Снежанна Горбунова хезмәт ветеранына кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр.

Тимурчылар өлкән кешенең фатирында генераль җыештыру эшләрен бик теләп башкардылар. Рәисә Алексеевна балаларга ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм өлкән яшьтәге кешеләргә үсеп килүче буынның мондый игътибары бик кыйммәтле булуын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International