Лениногорск районында янгын чыкты

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

19 октябрьдә Зәй-Каратай авылында янгын чыкты.Иртәнге сәгать 10 тулырга берничә минут калганда янгын сүндерү бүлегенә шушы авылдагы  Совет урамы, 61 нче йорт адресы буенча  йорт януы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерүчеләр санаулы вакыт эчендә килеп  җитсә дә, бер катлы агач йортны инде янгын чолгап алган була. Аның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил итә, янгын сүндерүчеләр  утны  тиз арада  сүндерәләр. 

Янгын килеп чыгуның сәбәбе хәзергә төгәл ачыкланмаган, әмма янгын сүндерү хезмәтендә аны  тәмәке тартканда саксыз булу дип фаразлыйлар,

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International