Кулланучыга мәгълүмат бирү
Көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә башкаручы, килешү төзегәнче, кулланучыга үзе (башкаручысы) һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш (2300-1 номерлы кулланучылар хокукларын яклау турында законның 8-10 ст.).
Башкаручы һәм хезмәтләр турында мәгълүмат бирелә:
* элмә тактада;
* хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) турында килешүләрдә (квитанцияләрдә, башка документларда).
Эш башкаручы кулланучыга үзенең оешмасы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр (башкарыла торган эшләр) турында мәгълүматны ачык һәм аңлаешлы формада, шулай ук хезмәт күрсәтү оешма урнашкан урыннан читтә, вакытлыча биналарда, күчмә кабул итү пунктлары, кулланучының өендә, күчмә бригадаларда һ. б. ларда үз вакытында бирергә бурычлы. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.