ТР Лениногорск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 2007 елдан башлап икенче бала туган яки уллыкка алынган Россия гаиләләре ана (гаилә) капиталына хокуклы, дип искәртә.
Ана капиталы акчаларыннан файдаланырга мөмкин:
• торак шартларын яхшырту • * балаларга белем бирү;
• әнисенеңтупланма пенсиясенә;
• инвалид балалар җәмгыятенә социаль адаптация һәм интеграция;
* ана капиталы акчаларыннан айлык түләү.
Лениногорск районында ана капиталы акчаларын тотуның иң популяр юнәлеше булып торак шартларын яхшырту кала бирә.
Әлеге юнәлештә ана капиталы белән, дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән балага өч ел тулгач, эш итәргә була. Искәрмә – торак кредиты яки займ буенча беренчел взносны түләү, шулай ук ана капиталы акчаларын торак кредитларын һәм займнарын түләүгә юнәлдерү. Бу очракта ана капиталын бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин.
Барлык файдалы мәгълүмат, шул исәптән кирәкле документлар исемлеге һәм акча күчерү сроклары, торак сатып алу яки төзү өчен займ килешүен кем белән төзергә мөмкин икәнлеге, шулай ук ана (гаилә) капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту өчен файдалану турындагы гаризаны гамәлдән чыгару турында белешмәләр РПФның рәсми сайтында урнашкан.