Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Бүген хакимият бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Район башлыгына 3 кеше килде. Район җитәкчесенә мөрәҗәгатьләр нигездә ишегалды территориясен, пай җирләрен төзекләндерү һәм иҗтимагый оешма өчен бина бүлеп бирүгә кагылышлы иде.

Кайбер мөрәҗәгатьләр буенча бүлек җитәкчеләренә йөкләмәләр бирелде. Йөкләмәләрнең үтәлеше район  Башлыгы Рәгать Хөсәеновның шәхси контроленә алынды.

Халыкны кабул итү даими үткәрелә һәм район халкына теге яки бу сәбәпләр аркасында озак вакыт мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмый торган конкрет проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш.

Бу көнне Район Башлыгына шәхси кабул итүгә килгән барлык кешеләргә дә киңәшләр һәм аңлатмалар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Лениногорск муниципаль районы башлыгы шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү һәр атнаның сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән башлап, алдан язылу 8 (85595) 5-06-52 телефоны буенча башкарыла. Шулай ук сишәмбе көнне шәһәр һәм район Советлары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары гражданнарны кабул итә. Мөрәҗәгать иткәндә, Лениногорск халкы вакцинация узу турында QR-код күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International