17 октябрь көнне Лениногорск шәһәренең «Әтиләр советы» иҗтимагый берләшмәсе Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы территориясендә гаилә спорт эстафетасы үткәрде.
Әлеге чараның максаты әти белән бала арасында уңай мөнәсәбәтләр булдыру, ир-атның шәхесен ныгыту иде.