Татарстанның көнчыгыш өлеше эшкуарлары өчен «Глэмпинг-Бизнес 2.0» белем бирү программасының беренче модуле 22 октябрьдә старт ала. Бу быел укуның икенче агымы. Бу юлы программа республиканың көнчыгыш районнарының туристик-рекреацион потенциалына таяна.
Программа ачылышында Түбән Кама һәм Әгерҗе районнарында «рекреацион зоналар» проектлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Дирекция табигатьтә ял итү объектлары өчен җир участогын эзләүне һәм бәяләүне гадиләштерәчәк цифрлы платформа тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты 2021 елда Федераль туристлык агентлыгы грантын алу өчен катнашу шартлары һәм гаризалар бирү тәртибе турында сөйләячәк.
Ай дәвамында эшкуарлар iSpring онлайн-платформасында дистанцион белем алачак. Катнашучыларга 5 модульне узарга тәкъдим итәчәкләр: экспертлар бизнес-проектлау, юридик аспектларны, төзелеш, идарә итү һәм экотуризмның эшләүче проектлары мисалында инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләрен тикшерәчәк.
Программада шулай ук Татарстан Республикасының гамәлдәге шәһәр яны бизнес-проектлары спикерлары да чакырылган, алар ел нәтиҗәләре һәм бу сезондагы хаталар турында сөйләячәкләр.
Табигать территорияләрен һәм экотуризмны үстерү дирекциясенең социаль челтәрләре:
Сайт: https://ecotourism.tatar/
Youtube: https://www.youtube.com/channel/UCK-J7A6nlCDVe0uEweGxRZQ
Instagram: https://www.instagram.com/ecotourism.tatar/
Telegram: https://t.me/ecotourism_tatar
Vk: https://vk.com/ecotourism_tatar
Facebook: https://www.facebook.com/ecotourism.tatar