Мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - янгын чыгуның иң еш сәбәбе

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Мунчаларда янгын чыгу очракларының иң еш сәбәпләре: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Мунча, камин, мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Мунча төзегәндә яки мич һәм камин проектлаганда, янгын куркынычсызлыгы иң мөһим фактор булып тора. Күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, мунчаны, мичне яки каминны төзү һәм эксплуатацияләү үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк.

Мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим, чөнки мич белән җылытыла торган йортларда барлык янгыннарның яртысы диярлек мич һәм төтен чыга торган юлларның төзек булмавы, шулай ук аларны дөрес кулланмау аркасында килеп чыга. шуңа барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгез.

ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ЯКЫННАРЫГЫЗНЫ САКЛАГЫЗ!

Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International