14 октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Спорт калейдоскобы» дигән викторина үткәрде.
Чара Интернет-технологияләр кулланып, социаль хезмәт алучыларның 10 балигъ булмаган балалары өчен онлайн форматта узды. Викторинаның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыру, шулай ук балаларда физик культура һәм спорт тарихы турында белемнәрне формалаштыру.
Чара барышында социаль педагог һәр кешегә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, иртәнге зарядка һәм чыныгу кебек файдалы булган нәрсәләр турында сөйләде. Викторина барышында балалар спорт турында сорауларга җавап бирделәр, физкультураның файдасы турында мәкальләрне искә төшерделәр, Олимпия уеннары тарихы һәм спорт дөньясыннан кызыклы фактлар турында белделәр.