Лениногорск районында күп балалы гаиләләргә социаль контракт мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова 4 нче социаль участокта яшәүче күп балалы ата-аналар белән видеоэлемтә буенча әңгәмә үткәрде. Чараның төп максаты гражданнарга социаль контракт төзү шартлары турында мәгълүмат бирү иде.

Белгеч аз керемле гражданнарга үз керемнәрен арттырырга ярдәм итә торган социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу мөмкинлеге турында аңлатмалар бирде. Әңгәмә барышында белгеч социаль контрактның юнәлешләре турында сөйләде, аны рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге белән таныштырды, шулай ук алынган финанс ярдәменнән ничек файдаланырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук мессенджер ярдәмендә социаль контракт төзү тәртибе турында кирәкле мәгълүмат тупланган белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International