"Логос" үзәге педагог-психологлары студентларга конфликтлы ситуацияләргә җавап бирү ысуллары турында сөйләделәр

2021 елның 15 октябре, җомга

Лениногорск педагогика көллияте базасында беренче курс студентлары өчен  "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик – педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе педагог - психологлары Ирина Седова һәм Диләрә Мортазина «Конфликтлар һәм аларны чишү юллары» һәм «Ышаныч телефоны» дигән темага чара үткәрделәр.  Студентлар белән мавыктыргыч күнегүләр үткәрелде, алар анда кызыксынучанлык һәм активлык күрсәттеләр. Дәрес ахырында фильм күрсәтелде. 

Шулай ук "Ышаныч телефоны" ның барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде. Балалар белән үзләрен борчыган төрле ситуацияләрне карадылар һәм ахырда студентларга авыр, кризислы тормыш хәлләре булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге турында сөйләделәр. Аларга ышаныч телефоны номерлары язылган флаерлар таратылды: 8-800-2000-122.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International