"Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгече Диләрә Мортазина 10 нчы мәктәп базасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына төркемле дәрес үткәрде.
Әлеге чараның максаты: балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре белән таныштыру, үз тормышына һәм сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләү. Балалар кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр.