7 нче октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре Анна Закирова һәм Лиана Габидуллина 2 нче урта белем бирү мәктәбе укучылары арасында «Дисциплина һәм тәртип-безнең иң яхшы дусларыбыз» дигән әңгәмә – уен үткәрделәр.
Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, кызыксынуларын белдерделәр һәм әлеге тема буенча үз белемнәре белән уртаклаштылар. Соңыннан балаларга фәнни-танып-белү мультфильмы күрсәтелде.
«Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре тарафыннан алга таба мөстәкыйль өйрәнү өчен белешмәлекләр тапшырылды.