Мошенниклардан саклану өчен өлкән яшьтәге кешеләргә белү мөһим

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнар тиз ышанучан. Моңардан алдарлар оста файдалана да инде. 

Еш кына сатучылар ялган таныклыклардан файдаланып һәм пенсионерның нинди дә булса адреслы ярдәм программасы гамәлгә керүенә апелляция биреп, дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең ролен үз өстенә ала.

 Берничә кагыйдәне исегездә тотыгыз:

1. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызга  сак карагыз. Чит кешеләргә паспорт бирергә, беркайчан да банк картасы мәгълүматларын әйтергә ярамый.

2. Әгәр сез картаның блокировкалануы яки акча средстволары күчерелүе турында СМС-хәбәр алган булсагыз, СМСта күрсәтелгән номер буенча шалтыратмагыз! банкка шалтыратып белә аласыз.

3. Әгәр сезгә анкета яки сораштыру кәгазе тутырырга бирәләр икән, аларның эчтәлеген игътибар белән өйрәнегез.

4.  Челтәр маркетингы, вак көнкүреш техникасы белән шөгыльләнүче кешеләрдән товарны бик сак сатып алыгыз – товарлар мәҗбүри таләпләргә туры килмәскә мөмкин, ә аларның бәясе, кагыйдә буларак, уннарча тапкыр арта.

5. Косметология хезмәтләренең бушлай демонстрацияләрендә (массаж, «пилинг», чәчләрне карау һ.б.), косметика презентацияләрендә сак булыгыз. Мондый товарлар һәм хезмәтләр сатучылар, акча җитмәү турында ишетеп, гражданнарны зур суммаларга кредит килешүләре төзергә ризалаштыра. 

Документларны игътибар белән өйрәнмичә имза куймагыз.

 Һәрвакыт уяу булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International