Кош гриппын профилактикалау мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмә

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы территориясендә кош гриппын профилактикалау мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Мөхәммәтшин, Лениногорск ветеринария берләшмәсе башлыгы Рашат Әхмәтов һәм КЧС әгъзалары катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, ел башыннан Россия Федерациясе территориясендә 20дән артык югары технологияле кош гриппы очрагы теркәлгән.

Кош гриппы-ул кошларның ашкайнату, сулыш органнары зарарлану белән  характерлана торган вируслы авыру. Вирус таралу куркынычы аркасында, авыру кошны юк итәләр.

Кош гриппын профилактикалау буенча киңәшләр

Хуҗаларга өй кошларын чит кош-корт белән элемтәгә кертмәслек итеп тотарга кирәк. Азыкны ябык биналарда сакларга, термик эшкәртүдән соң гына ашатырга кирәк.

Авыру билгеләре барлыкка килгәндә, үле кош ачыкланган очракта кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә кирәк: 2-70-04 - «Лениногорск ветеренария идарәсе» ДБУ, 3-42-73-Лениногорск ветеринария лабораториясе; 3-46-69 - Шөгер ветеринария дәваханәсе; 2-98-06-Сарабикколдагы участок ветеринария пункты; 3-37-48 - Зеленая Роща участок ветеринария пункты; 3-96-45-Түбән Чыршылы  участок ветеринария пункты; Дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге; 89172452047-Галимуллин Айрат Наил улы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның 4-5 октябрендә Төмән, Оренбург, Самара өлкәләре һәм Башкортостан Республикасы территориясендә йорт кошлары арасында 7 яңа  кош гриппы учагы ачыкланган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International