Полиция участок уполномоченные вазыйфасына хезмәткә чакырабыз

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Полициянең участок вәкиле - кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген яклау, хокукка каршы гамәлләрне профилактикалау һәм хокук тәртибен саклау максатыннан оператив-хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы эчке эшләр органнары хезмәткәре.

Участок эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

- ышанып тапшырылган территориядә (административ участокта) яшәүче гражданнарны кабул итү, мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар карау;

- профилактик исәпкә алуда катнашу һәм конкрет участокка беркетелгән затлар белән хезмәттәшлек итү;

- административ участокны йөреп чыгу;

- җинаятьләрне ачыклау һәм ачу;

-җинаятьчеләрне һәм хәбәрсез югалган гражданнарны эзләүдә ярдәм итү;

- тикшерү һәм сорау алу органнары,  судлар белән үзара хезмәттәшлек итү.

Таләпләр: РФ гражданы булу, 18 - 40 яшьлек, ким дигәндә урта һөнәри белем, физик әзерлек һәм сәламәтлек торышы буенча полиция хезмәткәренең хезмәт бурычларын үтәргә сәләтле булуы мөһим.

Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә (Лениногорск шәһәре, Агадуллин урамы, 20 йорт, 1 йорт), яисә телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә: 8(85595)2-72-41, 8(917)267-53-35, 8(917)901-47-22, 8(927)471-47-64.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International