Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча, узган елның декабрендә Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча чыгаруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырылды.
Әлеге бурычны гамәлгә ашыру өчен агымдагы елда «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге (алга таба - Электрон сәүдә үзәге) оештырылды. 2021 елның 8 октябреннән 7 ноябренә кадәр Электрон сәүдә үзәге һәм «Ак Барс» банкы» ГАҖ (ПАО) IWENGO Бизнес-мәктәбе белән берлектә эшмәкәрләр өчен «маркетплейсларның көзге марафоны» н үткәрергә планлаштыра. Марафон вакытында Электрон сәүдә үзәге эшкуарларны маркетплейсның эш процесслары буенча этаплап алып барачак, бу җиңел, уңайлы һәм керем китерә.
Марафонга гаризалар җыю агымдагы елның 6 октябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча уздырыла: https://pyrus.com/form/974697.