1 нче сыйныф укучыларының адаптация чоры

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

2 нче мәктәпнең 1 нче сыйныфларында дәрестә булганнан соң, мәктәптә уку һәм тәрбия алу өчен барлык шартлар да тудырылган булуын билгеләп үтү күңелле. Мәктәпкә килүләренә бер ай гына узса да, 1 сыйныф укучылары үзләрен бик ышанычлы, иркен хис итә! Аларга укырга, биремнәр үтәргә, мәктәпкә йөрергә ошый, һәм алар укытучыларын бик яраталар!

Дәресләр кызыклы уен формасында уза! Балаларны фән дөньясына җәлеп итү өчен, балалар җайлашу чорын җиңелрәк үтсен өчен, беренче сыйныф укытучыларына бик күп эшләргә туры килә: бу ачык, буяулы, күрсәтмә материаллар әзерләү дә, аралаша белү дә, һәр укучыга, һәр ата-анага якын килү дә! Чөнки баланың уңышы һәм мәктәптә аралашуы шуңа бәйле. Бу безнең педагогларның  таланты һәм осталыгы! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International