Шәһәрнең Үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.
Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, район һәм шәһәр предприятиеләре төрле продукция тәкъдим итәләр. Шәһәр кешеләре өчен ит, балык, сөт һәм сөт эшләнмәләре, ашлык, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык эшләнмәләре, яшелчәләр һәм башка бик күп азык-төлек сатыла.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов ярминкәдә үзе булып, продукция ассортименты белән танышты.